На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Әлки районы Яңа Камкада Авыл көнен үткәргәннәр

Әлки районы Яңа Камкада Авыл көне үтте. Районга, республикага бик үзенчәлекле шәхесләр биргән авылларның берсе ул. Туган нигезләре шул авылдан булган Билаловлар нәселе биредә бик күңелле халык бәйрәме оештырды. Ирек, Ришат, Ринат авылдашларын әти-әниләре өйләре каршысына җыйды. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында Азат Низамиев яза.

Республикада, хәтта чит өлкәләрдә яшәүче якташларны очрашуга чакырганнар. Билаловлар бик төпле нәселдән. Ирек Нуретдинович районда теш табибы буларак, макталып эшләгән җиреннән Сарман үзәк хастаханәсенә баш табиб булып чакыртып алынган иде. Хәзер Ирек Билалов табиблык хезмәтен Казанда җитәкче урыннарда дәвам итә. Аның бертуганы Ришат та Казан медицина институтын тәмамлап, табиб була. Ул озак еллар Яңа Чишмә үзәк хастаханәсе баш табибы вазифасын башкарды. Хәзер эшмәкәр буларак, сәламәтлек саклау өлкәсендә эшчәнлеген алып бара.

Кече энеләре Ринат икътисадчы белгечлеге алып, районда җаваплы хезмәтләр башкарды. Хәзер Казанда зур оешмада баш финансчы булып эшли.

Авыл көнендә Әлки районының шул асыл егетләренә карата күп мактау сүзләре яңгырады. Алар исә үзләре бик тыйнак, ярдәмчел, кунакчыл егетләр. Билаловлар төп нигезләре каршында зур-зур өстәлләр тезеп, ярдәмче хатын-кызлар белән мул табын корган. Бирегә очрашуга һәр кунак тәм-том, хәтта кайнар бәлешкә кадәр пешереп-хәзерләп кайткан.

Авыл көненең беренче өлеше бик күңелле башланды. Авылдашлар бер-берсенең хәл-әхвәлләрен сорашып, берәр кызыклы вакыйганы искә төшереп, рәхәтләнеп көлешеп алды.

Авыл көнен исә Базарлы Матакның Мидхәт мәчете имамы Рәшит хәзрәт Гарипов азан әйтеп башлады. Ринат һәм Ришат Билалов Коръән сүрәләре, аятьләр укыды.

Ирек Билаловлар исә очрашуны бик мәгънәле итеп алып барды.

Авыл көненә район сәнгать осталары да килгән иде. Гөлия Яруллина җитәкчелегендәге артистлар бәйрәмне җыр-моңга күмде. Аннан төрле уеннар, ярышлар башланды.

«Районыбызда Авыл көннәре үтеп тора. Ә менә шундый кечкенә авылларда ул тагын ихлас, эчтәлекле, туганнарча мөгамәләдә килеп чыга», диелгән хәбәрдә.

Фото: https://alki-rt.ru

Ссылка на первоисточник
наверх