На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на Х... Пишите на Государственном языке...Кайбыч районы Хуҗ...
  • Сергей Кашапов
    Татар информ,а где перевод?Вы чего провокацию устраиваете? У вас что вместо мозгов бараньи курдюки?Смотрите суки доиг...Рөстәм Миңнеханов...
  • Наталья Котельникова
    Это что за фигня?Алабуганың үзәк ч...

Трамп Украинадагы низагны хәл итү өчен Путин белән очрашуны көтүен әйтте

Кушма Штатларның сайлап куелган Президенты Дональд Трамп Украинадагы кораллы низагны тәмамлау өчен Россия лидеры Владимир Путин белән очрашуны көтәчәген әйтте. TurningPoint»s AmericaFest фестивалендә ул шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Президент Путин минем белән ничек булса да тизрәк очрашырга теләвен әйтте.

Без моны көтәчәкбез, без бу сугышка нокта куярга тиеш», - диде АКШның сайлап куелган Президенты Аризона штатында TurningPoint»s AmericaFest фестивалендә чыгыш ясаганда.

Шул ук вакытта, Трамп Украинадагы низагны «коточкыч» дип белдерде һәм әгәр дә Штатларны гамәлдәге дәүләт башлыгы Джо Байден урынына җитәкләгән булса, кораллы бәрелеш башланмас иде дигән ышаныч белдерде.

АКШ Президенты шулай ук сайлау алды кампаниясе вакытында бирелгән, шул исәптән чит ил сәясәтенә кагылышлы вәгъдәләрен дә үтәячәген әйтте.

РФ Президенты Владимир Путин 19 декабрьдәге туры элемтә вакытында Дональд Трамп белән очрашуга әзер булуын белдерде. «Мин моңа теләсә кайсы вакытта әзер. Әгәр ул теләсә, очрашуга әзер булачакмын», - дип искәртте ул.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх