На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Теләче районында «Яшь журналист» бәйгесендә катнашырга чакыралар

Теләче районында туып-үскән ветеран журналист Галәветдин Зыятдинов һәм язучы, балалар шагыйре Дания Гайнетдинова истәлегенә багышланган III «Яшь журналист» иҗат бәйгесе башланып китте. Бу хакта «Теләче-информ» сайтында хәбәр ителә.

Конкурс талантлы яшь журналистларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә.

Конкурста гомуми белем бирү мәктәпләренең 6 -11 сыйныф укучылары катнаша ала. Конкурс эшләре рус яки татар телләрендә, мәкалә яки видеоязмалар рәвешендә башкарыла ала (регламент – 5 минутка кадәр).

Тәкъдим ителгән темалар:

1. «Авыл» (авыл хуҗалыгы темасы)

2. «Репортаж» (мәктәп чараларыннан репортаж);

3. «Шәхес» (күренекле кешеләр турында);

5. «Хәтер кайтавазы» (2025 ел – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы, тынычлык һәм бердәмлек елы уңаеннан);

6. «Халык традицияләре» (гореф-гадәтләр, милли бәйрәмнәр);

7. «Гаилә» (буын мөнәсәбәтләре).

Иҗади эшләрне tulinf@rambler.ru почта адресына яисә 89393967641 номерында 2025 елның 1 маена кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне бүләкләү май аенда узар дип көтелә.

Ссылка на первоисточник
наверх