На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Дмитрий Медведев: Миграция сәясәтеннән башка ил чатнарга мөмкин

Көнбатыштагы вазгыять күрсәткәнчә, миграция сәясәте мәсьәләләрен кире кагу илнең «чатнавына» китерергә мөмкин. РФ Иминлек Советы рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведев махсус хәрби операциядә катнашучылар – 8 сентябрьдә узачак төрле дәрәҗәдәге сайлауларда «Бердәм Россия»дән кандидатлар белән очрашуда шулай дип белдерде.

Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Алар анда (Көнбатышта) барысын да җимерде, ә без булдырабыз дип әйтә алмыйбыз, бездә дә бу өлкәдә проблемалар бик күп», - диде Медведев. Көнбатыш үрнәге, әгәр ниндидер либераль кыйммәтләргә ярарга тырышып миграцион мәсьәләләр белән шөгыльләнмәсәң, ил белән нәрсә булырга мөмкин икәнен күрсәтте, дип билгеләп үтте ул.

«Ил чатнарга мөмкин», - дип искәртте Медведев.

Аның сүзләренчә, миграция мәсьәләләренең гади чишелеше юк, Россиянең төрле хезмәт ресурслары булуы зарур. Әмма безгә килүчеләрнең барысы да билгеләнгән кагыйдәләр буенча яшәргә һәм үзләрен илнең бер өлеше итеп тоярга тиеш, дип сүзен дәвам итте Иминлек Советы Рәисе урынбасары.

Ул шулай ук мигрантларга «сынау срогы» бирмәскә кирәк дип саный.

«Ул чагында алардан шунда ук котылырга, ә бернинди дә сынау сроклары бирмәскә кирәк, - диде Медведев. – Сүз уңаеннан, бу башка илләрнең дә тәҗрибәсе».

  • Бердәм тавыш бирү көнендә, 8 сентябрьдә Россиядә төрле дәрәҗәдәге сайлаулар узачак. Аерым алганда, Татарстанда Дәүләт Советының яңа составы сайлана. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.
  • Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде, алар - «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия» һәм «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».
    100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.
Ссылка на первоисточник
наверх