2026 елда Федераль Сабан туен Омскида, ә Бөтенроссия авыл Сабан туен Пенза өлкәсендә бәйрәм итәчәкләр. Бу хакта РИА Новостига биргән интервьюсында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, Омск өлкәсен Федераль Сабан туен уздыру урыны итеп очраклы гына сайламаганнар.
«Омск өлкәсендәге иң борынгы татар авылларының берсе – Әшеван, ул киләсе елда 800 еллыгын бәйрәм итәчәк. Федераль Сабан туе шул исәптән бу датага багышлана», - диде ул.
Шәйхразыев 2027 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе Оренбург өлкәсенең Пономаревка авылында үткәреләчәк, дип тә өстәде.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии