Прокуратура Казан федераль университетының (КФУ) элеккеге ректоры Илшат Гафуровка Алабуга эшмәкәре Айдар Исрафиловны үтерү турындагы эш нигезендә 25 ел колония сорады. Бу хакта ТАСС яза.
«Гаепләнүчене гаепле дип тануны һәм аңа катгый режимлы колониядә 25 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорыйм», – диде прокурор.
Гафуров кешеләр төркеме белән алдан сөйләшеп заказлы үтерү оештыруда гаепләнә. Тикшерү фикеренчә, 1999 елда Гафуров Алабуга шәһәр советы депутаты Исрафиловны Алабуга башлыгы Гафуровны тәнкыйтьләгән өчен үтерергә заказ биргән. Исрафиловны 1999 елда Мәскәүдә ЦСКА спорт комплексы янында үтерәләр.
2023 елның сентябрендә Мәскәүнең Савелов суды «29-нчы комплекс» оешкан җинаятьчел төркеме лидеры Адыган Саләховны (Алик Большой буларак танылган) Исрафиловны үтерүдә катнашуы өчен 25 елга ирегеннән мәхрүм итте. Тикшерү барышында Саләхов Гафуровка каршы күрсәтмәләр бирә. Ул Гафуров шулай ук оешкан җинаятьчел төркемнең әгъзасы иде һәм үтерүнең инициаторы булды, дип раслый. Элеккеге ректорның эшен шул ук суд карый. Гафуров гаебен танымый.
- Гафуров 2010 елдан алып 2021 елда кулга алынганчыга кадәр КФУны җитәкләде.
- 13 майда Гафуровның җинаять эше буенча җаваплылыкка тарту срогы чыгу турында билгеле булды. Әмма судның аны җаваплылыкка тарту хокукы саклана. Җинаять эшенең срогы чыгу сәбәпле, гаепле дип табылган очракта Гафуров гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителә алмый.
Свежие комментарии