На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему нет перевода?Рөстәм Миңнеханов...
  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясендә атланмай һәм сырларның дегустациясе булды

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе майлылыгы 72,5 процент булган атланмай һәм «Россия» маркировкалы каты сырлар дегустациясен үткәрде. Кулланучылар арасында оештырылган сораштыруда нәкъ шушы категория продуктлар тикшерүгә сайланган.

«Дегустациягә тәкъдим ителгән продукция төрләре күбрәк булырга тиеш иде.

Ләкин лаборатория тикшерүләре нәтиҗәсендә кайберләре төшеп калды, чөнки аларны ашарга ярамый, дип әйтсәк тә була. Сыйфат ягыннан алар дегустациягә чыгарырлык түгел. Барлыгы сезгә әле 7 төрле атланмай һәм 5 төр сыр тәкъдим ителә. Монда Татарстан җитештерүчеләре тарафыннан кибет киштәләренә чыгарылган товарлар бар, республика базарында аларның гомуми өлеше 70 проценттан күбрәк өлешне тәшкил итә», – дип ассызыклады Дәүләт алкоголь инспекциянең Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова.

Кулланучылар дегустациясе барышында продуктлар тәме, исе, консистенциясе һәм тышкы кыяфәте, төсе буенча бәяләнде. Чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, Россия кулланучылар берләшмәсе җитәкчесе Алексей Корягин да фикерләрен җиткерделәр. Шулай ук дегустацион тикшерүдә профессиональ экспертлар, контроль-күзәтчелек органнары, лабораторияләр, министрлыклар һәм ведомстволар, җитештерүче предприятиеләр, сәүдә челтәрләре вәкилләре катнашты.

Розалия Арсланова илдә сөт җитештерү темплары яхшы булуын да билгеләде. «Узган ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Россия Федерациясендә сөт җитештерү буенча беренче урынны алып тора, ил буенча гомуми күләмнең якынча 7 процентын тәшкил итә. Сату күләме буенча топ-5 төбәккә шулай ук Краснодар крае, Башкортостан Республикасы, Ростов өлкәсе һәм Алтай крайлары керә. Сөт җитештерү күләмнәре буенча лидер булуга карамастан, фальсификацияләнгән продукциянең иң күп булуы сөт продукциясе буенча да ачыклана. Бу вәзгыять бөтен ил күләмендә хас», – диде ул.

 

Ссылка на первоисточник
наверх