На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Кайбыч районы Мөрәле авылында мәчет төзелүнең 30 еллыгын билгеләп үттеләр

Бу атнаның җомгасында Кайбыч районы Мөрәле авылының мәчете файдалануга тапшырылуның 30 еллыгын билгеләп үттеләр. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Мингазиз Сөнгатуллин яза.

Әлеге тантанада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты, Мөрәле халкын мәчетнең 30 еллыгы һәм Халыкара өлкән яшьтәгеләр көне белән котлады, юбилей уңаеннан бүләген тапшырды.

Әлеге котлауларга Мөрәле авылы имамы Руслан хәзрәт Галиев, авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин да кушылды.

Мөрәле авылы мәчетендә озак еллар имам вазифасын үтәгән Галимулла ага Гыйбадуллин чарада катнашучыларны авыл тарихы, мәчет төзелү барышы, анда катнашкан кешеләр турында сөйләде.

Мәүлет аеның соңгы көне булганлыктан, Руслан хәзрәт Коръән сурәләре укыды, Мөхәммәт пәйгамбәр тормышы турында вәгазь сөйләде. Ул шулай ук, мәчет төзелешен оештыручыларга, төзүчеләргә, авылда дингә хезмәт итүчеләргә Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.

Биредә шул ук вакытта Халыкара өлкән яшьтәгеләр көне уңаеннан авылның өлкәннәрен дә хөрмәтләделәр. Авылда шундый чара үткәрелүенә Альберт Илгизәрович югары бәя бирде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх