На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова: «Балачак» бәйге-фестивале елдан-ел популярлаша

ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, җырчы Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү Фонды Президенты, аның исемендәге Халыкара фестивальгә нигез салучы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова әйтүенчә, «Балачак» Халыкара вокаль конкурс-фестивале елдан-ел популярлаша. Бу турыда ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Балачак» бәйге-фестивале елдан-ел популярлаша. Фестивальнең жюри составына танылган артистлар, музыкантлар һәм педагоглар чакырыла. Быел жюри комиссиясенә 25 еллык стажы булган педагог, «Россия» телеканалындагы «Ну-ка, все вместе» вокал шоу эксперты Дина Мигдал рәислек итәчәк», – дип сөйләде Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова.

Шулай ук ТР атказанган артисты, режиссер, рәссам-куючы һәм телевидение алып баручысы, ГИТИС тәмамлаган Марина Ясельская билгеләп үтүенчә, фестивальнең гимнын да тиздән ишетергә мөмккин булачак.

«Бәйге эстрада һәм халык вокалы номинацияләре буенча үтә. Сайланылган репертуар тәрбияви әһәмияткә ия булсын иде. Ватанпәрвәрлек рухында булса да хуп. Җырлар төрле телдә башкарылырга мөмкин. Яшь критерийлары билгеләнгән. Әлбәттә, конкурсантлар үз яшьләренә туры килгән җыр башкарсалар иде. Биредә вокал-соло белән яки ансамбль буларак катнашу мөмкин. Фестивальнең юбилеена шулай ук гимн языла. Аны яшь шагыйрь һәм композитор Тимур Вәлиев белән мин язам. Ул рус һәм татар телләрендә яңгыраячак», – дип ассызыклады ул.

  • Конкурс беренче мәртәбә 2021 елның язында оештырылган булган. Фестивальдә Россиянең төрле почмакларыннан: Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар, Курск, Коломна, Самара, Магнитогорск, Тамбов, Новороссийск, Новокузнецк, Красноярск, Екатеринбург, Чиләбе, Свердловск, Ухта, Пенза, Башкортстан һәм Удмуртиядән 1100дән артык иҗат коллективы һәм вокалистлар катнашкан.

 

Ссылка на первоисточник
наверх