На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Новосибирск шәһәрендә яшьләр ифтары узды

Новосибирск шәһәренең татар мәдәнияте йортында беренче мәртәбә яшьләр ифтары узды. Бу чараны уздыру инициативасын яшьләр үзләре белдергән, дип яза «Новосибирские ТАТАРЫ».

Фото: © «Новосибирские татары»

Ифтар, шушындый чараларга хас булганча, җылы, рәхәт мохиттә узган. Эшне яшьләр активы: Руслан Мөхәммәтҗәнова, Язгөл Ногманова, Әхтәм Мостафин, Даур Рәхимҗанов, Илдус Рәхимҗанов, Надия Рәҗәпова оештырган.

Ифтарда имам Али Гыймалтдинов та катнашкан, догалар укыган.

Фото: © «Новосибирские татары»

Мәртәбәле кунаклар арасында Новосибирск өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе президенты Әмир Гәрәев һәм Новосибирск өлкәсенең Татар мәдәни үзәге директоры Рауза Тихомирова да булган.

Мәҗлестә Әхмәт Зәйнетдинов, Мөхәммәт Мирҗәлилов һәм Торобек Кабылов нәшидләр, «Илһам» әдәбият клубы шигырьләр укыган, ә Эмиль Әхмәтшин төрле телләрдә җырлар башкарган.

«Ифтарны оештыруда һәм уздыруда ярдәм иткән һәр кешегә рәхмәт белдерәбез. Әлеге ифтар матур гадәтләргә башлангыч һәм яңа очрашуларга илһам булсын», – диелә конгресс хәбәрендә.

Ссылка на первоисточник
наверх