На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Нижневартовскида Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк куйдылар

7 майда Нижневартовскида, Обь елгасы буенда, Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле янында 18нче тапкыр 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чәчәк салу тантанасы булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ел саен шәһәр халкы һәм кунаклары, Ватанны саклап һәлак булганнарны искә алу һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен, һәйкәл янына җыела.

Волонтерлар чарага җыелган кешеләрнең барысына да, совет солдатларының батырлыгы беркайчан да онытылмаячагын искәртеп, чәчәкләр һәм Георгий тасмалары тапшырды!

Чараны оештыручылар арасында «Милли мәдәниятләр үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе, директоры Елена Князева, Нижневартовск шәһәренең «Мирас» Татар милли-мәдәни автономиясе җирле иҗтимагый оешмасы һәм Нижневартовск шәһәре «Ватан» татар мәдәнияте җирле иҗтимагый оешмасын атап үтәргә мөмкин.

Ссылка на первоисточник
наверх