На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...
  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...

Казан циркы милли шоу әзерли башлавы турында игълан итте

Казан циркы милли шоу әзерли башлавы турында игълан итте. Казан циркы әлеге тамашаны репертуарга алу һәм аның белән гастрольләргә йөрү мөмкинлеген карый.

«Бу сезонның кульминациясе татар әкиятләре буенча фэнтези шоу булачак. Әлегә аның эшче исеме – «Мирас». Бу беренче милли шоу булачак», - диде Казан циркының яңа сезон ачылышына багышланган матбугат конференциясендә цирк директоры Эльвира Булатова.

Программа буенча эш бара – эксперименталь элементлар сынала башлаган. Шоуның премьерасы 1 июньгә планлаштырылган.

«Драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниевның консультант булырга ризалашуы ла күңелебезгә хуш килде. Безнең дөрес юнәлештә хәрәкәт итүебезне, тарихи фактларны бозмавыбызны ул күзәтеп торачак», – диде директор. Ул 2024 елның апрель-май айларында үткән «Печән базарында» цирк тамашасын искә төшереп, аның дөрес юнәлеш бирүен ассызыклады.

«Әлбәттә, бу цирк белән театр синтезы булачак. Вокал һәм хореография элементлары да була. Әмма аның нигезендә безнең үз циркыбыз, үз цирк мирасыбыз ятачак», – диде ул.

Яңа музыка язылачак, һәр номер өчен махсус яңа костюмнар иҗат ителәчәк. Режиссерлар - Андрей Шарнин һәм Юлия Кашкина. Инсценировканы да алар ясый.

Казан циркы бу программа белән 2025 елның 7 декабренә кадәр чыгыш ясарга җыена. «Аны бөтен кеше карарга тиеш. Ул бик яхшы программа булачак – мин моңа ышанам», – диде Эльвира Булатова.

Казан циркы директоры бу программаның бик кыйммәтле булачагын әйтә. «Цирк арзанлы сәнгать түгел. Без тамашачаны яңа технологияләр, спецэффектлар белән гаҗәпләндереп торырга тиеш», – ди ул.

Ссылка на первоисточник
наверх