На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...
  • Александр Павлов
    "Сотрудничество России с мусульманскими странами будет расширяться"-сотрудничеству-да, переселению нет.Марат Хөснуллин: ...

Ижевскида Республикакүләм «Татар кызчыгы, татар малае – 2025» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Ижевск шәһәренең Халыклар Дуслыгы йортында 6нчы тапкыр Республикакүләм «Татар кызчыгы, татар малае – 2025» бәйгесе узды. Бәйгедә 8 бала — 4 малай, 4 кыз көч сынашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балалар гаиләләре турында сөйләделәр, үз осталыкларын җырда, биюдә, шигырь сөйләүдә күрсәттеләр.

М.Җәлилнең «Карак песи»ен сәхнәләштерделәр. Бәйгенең соңгы өлешендә бишек җырларын балалар әниләре белән башкардылар.

«Татар кызчыгы- 2025» исеменә 107нче балалар бакчасында тәрбияләнүче кыз, ә «Татар малае- 2025» исеменә Можга шәһәреннән килгән егет лаек булды. Бәйгенең кунаклары — милли сәясәт министры урынбасары, Халыклар дуслыгы йорты директоры, иҗтимагый палата җитәкчесе һәм башкалар иде.

Җиңүчеләргә 7 меңлек самокат, бүтән номинацияләргә зур өстәл белән урындык, һәр егеткә түбәтәй, һәр кызга калфаклар, китаплар бүләк ителде. Балаларның әниләре дә рәхмәт хатлары, баллы күчтәнәчләр белән бүләкләнде, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх