На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Bloomberg: АКШ 20 апрельгә Украинада утны туктату турында килешү төзергә өметләнә

Кушма Штатлар 20 апрельгә христианнар Пасханы бәйрәм иткән вакытта Украинада утны киң масштаблы туктату турында килешү төзергә өметләнә. Bloomberg агентлыгы Америка җитәкчелегенең планнары турында хәбәрдар булган чыганакларга сылтама белән шул хакта хәбәр итә.

Шуның белән бергә, басманың аноним әңгәмәдәшләре сүзләренчә, Ак йортта әлеге срокларның якларның позицияләре арасындагы зур аерма аркасында күчәргә мөмкинлеген таныйлар.

Россия вакытлы килешү өчен шарт буларак Украинага корал китерүне туктатуны таләп итә, әмма АКШ хакимияте әлегә бу мәсьәләдә нинди дә булса чикләүләр кертүгә риза түгел.

Агентлык сораштырган экспертлар фикеренчә, барысын да үз эченә алган тынычлык килешүенә ирешми торып, Кремль Россия һәм АКШ Президентлары Владимир Путин белән Дональд Трампның очрашуына риза булмаячак. Моның апрель уртасында узуы бик шикле, дип аңлатты белгечләр.

Шул ук вакытта, Америка администрациясенең позициясе турында хәбәрдар булган чыганаклар Трампның Россиягә артык юл куярга әзер булмавына игътибар итте, чөнки ул теләсә нинди килешүнең Украина өчен кулай булырга тиешлеген аңлый. Өстәвенә, утны туктату турында ныклы килешүгә ирешми торып, Кушма Штатлар да Россия һәм Америка лидерлары катнашындагы саммитка риза булмаячак.

Ссылка на первоисточник
наверх