На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

«Апуш» татар балалар театр студиясе Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган драма күрсәтте

Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясе, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, «Көндәлек» дип аталган биографик драма тәкъдим итте. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Көндәлек» пьесасы узган ел көз көне Казан мэриясенең «Алмачуар» балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен татар телендә язылган пьесалар конкурсында җиңү яулаган иде.

Бу әсәрнең сәхнәгә беренчел куелуы, «Апуш» студиясе шәкертләре дә драматик әсәрне тәүге тапкыр сәхнәләштерә.

«Әлеге әсәр Казан мэриясе оештырган «Алмачуар» драматургия бәйгесе өчен махсус язылды. Бу пьеса нигезендә – гаиләбез тарихы. Төп герой Равил – минем бабам. Әсәрдәге барлык вакыйгалар да чынбарлыктан алынган. «Апуш» студиясе артистларының ихлас уены, вакыйгаларны үз йөрәкләре аша үткәрә белүләре сокландырды. Спектакльнең бөтен иҗади командасына зур рәхмәтемне белдерәм. Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылаган көннәрдә балалар катнашында әлеге спектакльнең дөнья күрүе олы мәгънәгә ия», – диде пьеса авторы, язучы Гөлүсә Батталова.

Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер – «Апуш» студиясе җитәкчесе, актерлык осталыгы остазы Алия Фәйзрахманова.

Премьераны Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, «ШАЯН ТВ» каналының башкарма директоры – баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова,шагыйрь, «Безнең мирас» журналы һәм «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Миңнуллина һәм бик күп башка иҗатчылар һәм кунаклар карады.

«Апуш» мондый җитди материалга беренче тапкыр алына, драматик тарих балалардан да, иҗат төркеменнән дә зур батырлык сорый. «Көндәлек» спектакле безнең өчен «Алмачуар» конкурсында җиңгән пьесаның сәхнәгә чыгуы буларак та кадерле. Чөнки пьеса кәгазь битендә генә калмады, шул арада сәхнәгә дә чыкты. Гөлүсә Батталова сүзләренчә, бер ел элек әле ул әсәр язылмаган да булган. Киләчәктә бу пьесаны профессиональ театр сәхнәләрендә дә күрергә язсын, Спектакльнең гомере озын булсын!», – диде Гүзәл Сәгыйтова.

Тамашаны әти-әниләр, килгән кунаклар бик җылы кабул итте, аягүрә алкышлады. Спектакльне кабаттан 2 апрель «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә карарга була.

Ссылка на первоисточник
наверх