На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир
    Нихрена не понял, что там написано??? Может быть они между собой договариваются убивать русских???Арчада Коръәни Кә...
  • Evgenija Palette
    Пошли на Х... Пишите на Государственном языке...Кайбыч районы Хуҗ...
  • Сергей Кашапов
    Татар информ,а где перевод?Вы чего провокацию устраиваете? У вас что вместо мозгов бараньи курдюки?Смотрите суки доиг...Рөстәм Миңнеханов...

Актанышның Татар Суыксуы китапханәсендә безнең заман герое Алмаз Хуҗин белән очрашу булды

Актанышның Татар Суыксуы китапханәсендә безнең заман герое Алмаз Хуҗин белән мөһим очрашу узды. Ул махсус хәрби операциядән чираттагы ялга кайткан. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

1995 елда Татар Суыксуы авылында туган Алмаз Фәнәвис улы Хуҗин авылдашлары өчен батырлык һәм патриотизм символына әверелде.

Алмаз Хуҗин Татар Суыксуы мәктәбенең 9 нчы сыйныфын тәмамлагач, 2011 елда Актаныш технология техникумына укырга керә. Авыл хуҗалыгы машиналары белгече дипломын кулына алуга, ил алдындагы хәрби бурычын үтәргә армия сафларына китә. Чын ир-егет булып җитлегеп туган авылына кайткан яшь белгеч «Агыйдел» хуҗалыгында хезмәт юлын башлап җибәрә. Җыр-биюгә сәләтле, тапкыр сүзле Алмаз Карт авылында клубта да мәдәният хезмәте күрсәтә, районның мәдәни тормышында актив катнаша.

Махсус хәрби операция башлангач, яу кырына киткән дуслары, авылдашлары, райондашлары өчен ут йота егет. Бу хәлиткеч вакыйгадан читтә кала алмавын аңлый һәм 2023 елның ноябрендә Актаныш хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә, биредә контракт төзи. Менә бер елдан артык Алмаз Хуҗин ватандашлары белән кыюлык һәм фидакарьлек күрсәтеп неонацизмга каршы көрәшә.

Фронтның үзәгеннән кайткан хәрбинең авылдашларын үз күзләре белән күрү, аның фикерләрен ишетү, сөйләшү вакытында туган авылларыннан читтә барган вакыйгаларның да үзләренә бәйләнеше барлыгы турында белде, диелгән хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх