Түбән Камада «Мирас» район мәдәният йортында «Өченче буын университеты» муниципаль проектының 14нче сезонын ябу тантанасы узды. 2024-2025 уку елын 950 дән артык студент тәмамлады. Чыгарылыш укучылары вокал һәм хореографик номерлар белән бәйрәм концерты әзерләгән иде. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.
Талантлар университеты өлкән буынга күнекмәләрен үстерергә һәм формалаштырырга, яңа белемнәр тупларга һәм бер-берсе белән аралашырга мөмкинлек бирә.
Проектта 9 төп юнәлеш буенча шөгыльләнәләр: компьютер белеме, инглиз теле, хореография, вокал, декоратив-гамәли сәнгать һ.б.Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина чыгарылыш шәкертләрен курсны тәмамлау белән котлады һәм өлкән буын инициативаларының мөһимлеген билгеләп үтте.
«Өченче буын университеты – яхшы проект, аның үз традицияләре бар. Монда зирәк буын вәкилләре дача сезоннары арасындагы тәнәфестә күңелләренә хуш килерлек шөгыльләр таба. Быел проект Ватанны саклаучылар елы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм район Ветераннар советының 45 еллыгына туры килде. Безнең шәһәрдә нәкъ менә өлкән буыннан инициативалар күп килә, һәм бу бик яхшы. Без әлеге идеяләрне саклап калачакбыз, дәвам итәчәкбез һәм арттырачакбыз», – диде ул.
Свежие комментарии