Калининградта Россия Герое, Казан танк училищесын тәмамлаган подполковник Сергей Чебнёв белән хушлашу мәрасиме башланды.
Геройны Калининградтан ерак түгел урнашкан Гурьев шәһәр округындагы Медведевка бистәсендәге хәрби мемориаль комплекста җирләячәкләр.
Хушлашу мәрасимендә Чаллы мэры Наил Мәһдиев та катнаша.
Автошәһәр хакимияте шулай ук һәлак булган хәрбинең туганнары һәм якыннарының Калининградка бару чыгымнарын тулысынча каплаган.Сергей Чебнёв Балык Бистәсе районында туган, соңрак гаиләсе белән Чаллыга күчеп килгән, шунда мәктәп тәмамлаган. Казан танк училищесына укырга кергән, аннары Калининград өлкәсенә хезмәт итәргә киткән. Хәзер анда аның хатыны һәм өч баласы яши.
Чебнёв махсус хәрби операция башланганчы лаеклы ялга чыккан, ә 2022 елның көзендә мобилизацияләнүгә ирешкән һәм алгы сызыкка киткән.
2024 елның 18 августында Сергей Чебнёв Курск өлкәсендә штурм төркеме контрһөҗүмен җитәкли. Хәрбиләр чолганышта кала яза, әмма комбат алга чыгарга карар кыла. Яуда ул яралана, ләкин үз җитәкчелегендәге хәрбиләргә ярдәм итәргә кала. 20 августта миномет уты һәм дрон-камикадзе һөҗүменә дучар була, алар аңа шанслар калдырмый.
Күрсәткән батырлыгы өчен 2025 елның 6 мартында подполковник Сергей Владимирович Чебнёвка үлгәннән соң Россия Федерациясе Герое исеме бирелде.
Узган дүшәмбедә билгеле булганча, геройның гәүдәсе азат ителгән Кече Локня торак пунктында хәрабәләр астында табылган.
Свежие комментарии