На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Хезмәт министрлыгы Татарстандагы һәр эшсезгә 17 вакансия тәкъдим итәргә әзер

Татарстан хезмәт базарында кадрларга ихтыяҗ зур. Беренче квартал нәтиҗәләре буенча эш белән мәшгуль халык саны 15 мең кешегә арткан. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Бүгенге көндә республикада 1,2 миллион кешенең эш урыны бар.

Беренче кварталда эшләүчеләр санының иң күбе эшкәртүче сәнәгать, транспортировкалау һәм саклау тармаклары, кайбер бюджет тармакларында артуы күзәтелде», - диде ул.

Спикер мәгълүматлары буенча, республикада эш белән мәшгульлек дәрәҗәсе Идел буе федераль округы һәм гомумән ил буенча күрсәткечләрдән югарырак. Татарстан буенча эш белән мәшгульлек дәрәҗәсе 62,2 проценттан югары, дип исәпләнә.

«Төбәктәге һәр эшсез кешегә без 17 төрле вакансиягә кадәр тәкъдим итә алабыз», — диде Зарипова.

Ссылка на первоисточник
наверх