На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...
  • Александр Павлов
    "Сотрудничество России с мусульманскими странами будет расширяться"-сотрудничеству-да, переселению нет.Марат Хөснуллин: ...

Әлбир Крганов «Изге Болгар җыены-2025»тә: Дәүләт дәрәҗәсендә бәйрәм үткәрү – олы нәтиҗә

Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Әлбир Крганов Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүнең 1103 еллыгына багышланган «Изге Болгар җыены-2025»тә хәтеребезне яңартып тору әһәмиятен билгеләп узды.

«Болгар җирендә бәйрәмгә дип җыелыштык. Бөтен татар дөньясында аерым бер изге бәйрәм. Бу безнең төп йортыбыз.

Бүген шушы мөбарәк җиргә сау-сәламәт килә алуыбыз өчен Аллаһка шөкер итик», – диде ул чыгышында.

«Үзенең телен оныткан кеше мәдәниятен, тарихны оныта, тарихны онытканның киләчәге була алмый. Хәтеребезне яңартып тору, дәүләт дәрәҗәсендә бәйрәмнәр үткәрү, тарихыбызны өйрәнү – бик кадерле, олы нәтиҗә. Бу олы эшләрне башкарган бөтен мөселман кардәшләргә, мөселман булмаганнарга, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Хөкүмәткә олы рәхмәтләребезне җиткеребез, Аллаһ әҗерен бирсен», – дигән теләктә калды Әлбир хәзрәт.

Ул Казан, Татарстанның нинди зур дәрәҗәгә ирешүенә сөенүен әйтте. «БРИКСта дөньяның яртысыннан артык өлешенең җитәкчеләре килде. «Россия – ислам дөньясы: стратегик караш» группасы конференцияләрендә катнаштык. Соңгы елларда бу группаның җанланып китүен күрәбез», – диде. Әлбир Крганов сүзләренчә, группа җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның, шушы төркем әгъзаларының чит илләргә барып, зур эшләр башкарып йөрүе гомум ил дәрәҗәсен күтәрә. «Без, татарлар, шушы эшне башкара алуыбыз күңелгә май булып ята. Аллаһ дәвамнарын бирсен иде», – диде.

Җыенның тантаналы өлешендә, шулай ук, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россиянең мөфтиләр шурасы рәисе, Баш мөфти, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Нәфигулла Аширов чыгыш ясады.

Ахырдан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин сүз алды. Чыгышыннан соң ул барлык кешене өйлә намазына чакырды. Җыенда катнашучылар Җәмигъ мәчете каршындагы мәйданга өйлә намазына кузгалды.

Ссылка на первоисточник
наверх