На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Татарстанда «Күрше» конкурсының җиңүчеләрен билгеләделәр

Татарстанда «Күрше» ишегалды чаралары халык конкурсына йомгак ясалды. 585 гаризаның 64е ярдәм алды. Алар 15 июльдән башлап бөтен республика буйлап 45 муниципалитетта чараларны гамәлгә ашыра башлаячак. Программа сентябрь азагына кадәр дәвам итәчәк.

Конкурска кабул ителгән һәрбер гариза кимендә өч чара сценарие, җентекле смета һәм календарь планын үз эченә алган.

Бәйгедә 42 үзмәшгуль кеше һәм 22 юридик зат җиңүче булды. Бу идарәче компанияләр, территориаль иҗтимагый үзидарә советлары, коммерцияле булмаган оешмалар, шәхси эшмәкәрләр һәм үзенең ишегалдында чаралар оештырырга әзер булган актив шәһәр кешеләре.

Иң күп җиңүчеләр саны Казанда (10 проект), аннан соң Чаллыда (9), Әлмәттә (3), Түбән Камада (3), Алабугада (2).

Проектларның тематикасы төрле: беренче урында – күршелек (60 гариза), аннан соң мәдәният (50), гаилә ялы (44), милли традицияләр (25), спорт (24), фәнне популярлаштыру (19), патриотика һәм махсус хәрби операциягә ярдәм итү (11), экология (9) һәм хайваннар турында кайгырту (1).

Инициативаларның мисаллары:

  • «Ишегалдында фитнес фестивале» (Чаллы) – зумба, кросс-фит һәм аэробика буенча ачык тренировкалар сериясе;
  • «Йомшаклар фесты!» (Казан) – хайваннар турында кайгыртуга багышланган фестиваль (лекцияләр, мастер-класслар, йорт хайваннары парады һәм фотокүргәзмә);
  • «Оста куллар» (Арча районы) – яшүсмерләр өчен робот техникасы, ракета һәм суднолар модельләштерү буенча мастер-класслар технофесты.

14 июльдә, проект башланыр алдыннан, Чаллыда барлык җиңүчеләр өчен очрашу узачак. Алар өчен ишегалды чараларын оештыру турында укыту семинары уздырылачак – кечкенә киңлекләрнең үзенчәлекләре, иминлек һәм уңайлылык мәсьәләләренә басым ясалачак.

Шул ук көнне бүләкләү тантанасы да була.

Проектлар 15 июльдән 30 сентябрьгә кадәр гамәлгә куелачак. Чаралар календаре leto2025.tatar сайтында чыгачак. Сайтта районнарны сайлап карау өчен фильтр булдырылган. Һәркем үз ишегалды янында булачак вакыйгаларны таба алачак. Җиңүчеләрнең тулы исемлеге куршефест.рф һәм leto2025.tatar сайтларында урнаштырылган.

585 гаризаның 310ы үзмәшгульләрдән, ә 275е юридик затлардан кабул ителгән. Иң актив гариза бирүчеләр – Чаллы (109 гариза), Казан (92), Әлмәт районы (43), Түбән Кама (29), Менделеевск (22), Арча (19) һәм Лениногорск (19), Алексеевск (15) һәм Буа (15).

«Күрше Фест» халык конкурсы Татарстанда 2020 елдан гамәлгә ашырыла торган «Безнең ишегалды» программасын дәвам итә. Шушы вакыт дәвамында республикада 7 меңгә якын күп фатирлы йорт ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла.

«Күрше Фест» конкурсының Россиядә башка аналоглары юк. Бәйгенең гомуми приз фонды – 20 миллион сум. Үзмәшгульләр 200 мең сумга кадәр ярдәм ала ала, юридик затлар – 500 мең сумга кадәр.

Конкурсны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды оештыра. Барлык актуаль мәгълүмат конкурсның, «Безнең ишегалды» программасының һәм Татарстан шәһәрләрен үстерү институтының социаль челтәрләрендә урнаштырыла. Сорауларны 8 (800) 275-20-20 кайнар линия телефоны аша бирергә яисә konkurs@dvor.tatar почтасына җибәрергә була.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх