На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Кремль сайтында Владимир Путинның биографиясен яңарттылар

Кремльнең рәсми сайты алты ел эчендә беренче тапкыр Россия Президенты Владимир Путинның биографиясе урнаштырылган битне яңартты. Моңарчы ул Путинның 2018 елда дәүләт башлыгы вазифасына яңадан сайлануы белән тәмамлана иде.

Хәзер Россия лидерының биографиясенә Кырым күпере буенча хәрәкәтне ачу, Футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты, Covid-19 коронавирусы пандемиясе (һәм «Спутник» вакцинасын булдыру), РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү, махсус хәрби операция (шул исәптән плебисцитлардан соң яңа төбәкләр кушылу) һәм 2024 елгы президент сайлаулары турында бүлекләр кертелгән.

Инаугурация көнендә Владимир Путин «2030 елга кадәрге чорга һәм 2036 елга кадәрге перспективага Россия Федерациясен үстерүнең илкүләм максатлары турында» указ имзалады, дип искәртә азактан Кремльнең матбугат хезмәте.

Кремль сайтындагы РФ Президентының биографиясе турында җентекләп сөйләүче шәхси бит алга таба да даими рәвештә яңартылачак, дигән ТАССка Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков.

 

Ссылка на первоисточник
наверх