Бүген депутатлар VII чакырылыш ТР Дәүләт Советының тугызынчы утырышында Татарстан Хөкүмәтенең 2024 елдагы эшчәнлеге турындагы хисапны караячак. Докладны Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итә.
ТР Министрлар Кабинетының узган елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисапны парламентка Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов кертте. Документ барлык профильле комитетлар утырышларында каралды.
Утырышның көн тәртибенә барлыгы ун мәсьәлә кертелгән, шул исәптән биш республика һәм өч федераль закон проекты.
Беренче укылышка «Физик культура һәм спорт турында», «Татарстанда халыкка адреслы социаль ярдәм турында», «Мәдәният турында», «Мәгариф турында» Татарстан законнарына үзгәрешләр кертә торган закон проектлары әзерләнде.
Парламентарийлар икенче укылышта «Татарстан Республикасында креатив (иҗади) индустрияләрне үстерү турында»гы закон проекты турында фикер алышачак.
Свежие комментарии