На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Мөхәммәтшин: Күпләр Миңнеханов кандидатурасын хупларга, аның белән халыкка чыгарга тели

«Бердәм Россия» партиясе быел узачак сайлауларда Татарстанның гамәлдәге җитәкчесе Рөстәм Миңнехановны Рәис вазифасына тәкъдим итәргә мөмкин. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Арчада район Советы утырышында шул хакта хәбәр итте.

«Быел республика халкы Татарстан Рәисен һәм муниципалитетларның вәкиллекле органнарына 7,5 меңнән артык депутатны сайлаячак.

Лаеклы кешеләрне депутат итеп сайларга, «Бердәм Россия» партиясеннән республикабызның иң югары вазифаи заты вазифасына без тәкъдим иткән кандидатураны хупларга кирәк. Алга китеп шуны әйтә алам: күпләр Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын яңадан хуплауны һәм, әгәр сез каршы килмәсәгез, аның белән халыкка чыгуны сорап мөрәҗәгать итә», - диде Мөхәммәтшин.

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх