На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...
  • Анатолий Ишимбаев
    Пиши по русски кутакМарат Галиев: Зак...

Татарстанда Дзюдо буенча Бөтенроссия мәктәп лигасының республика этабы җиңүчеләре билгеле

Казанның «Батыр» дзюдо үзәгендә «Мәктәп дзюдо лигасы» укучылары арасында Дзюдо буенча республика ярышлары узды. Ярышларда олылар (2014 – 2015 елгылар) һәм кечкенәләр (2015 – 2016 елгылар) төркеме арасында 11 команда катнашты.

«Хөкемдарлар катнашучыларның каршылыклар полосасын үтеп чыгу, стойкадан озынлыкка сикерү, укэми (егылганда үз-үзеңне страховкалау) техникасын башкару, аркан тартышу һәм каршылыкка уйнау күнекмәләрен (кечкенәләрнең «койрыклары» һәм өлкәннәрнең «сумо») бәяләде», – дип сөйләде «Татар-информ»га «Авангард» дзюдо һәм самбо клубының өлкән тренеры Руслан Шиһабетдинов.

Барлык сынау нәтиҗәләре буенча, кече яшьтәгеләр төркемендә беренче урынны «Открытие» 107 нче гимназия укучыларыннан торган «Казанские тигры» командасы яулады.

Кечкенәләр арасында икенче һәм өченче урынны Казанның 85 нче мәктәбе укучылары алды.

Олылар төркемендә беренче урынны һәм бронзаны Казанның шул ук 85 нче мәктәбе командалары алды, ә икенче урынны Яшел Үзәннең Ломоносов исемендәге 18 нче лицей командасы яулады.

Балаларны җиңүләре белән Россия Дзюдо федерациясенең массакүләм дзюдо департаменты җитәкчесе Яна Дмитриева, Татарстан Республикасы Дзюдо федерациясенең башкарма директоры Марк Зарубин, Россия Дзюдо федерациясе белгече, «Мәктәп дзюдо лигасы» һәм «Дзюдо планетасы» программалары кураторы Иван Гарлевский котлады.

Республика этабы җиңүчеләре медаль, грамота һәм сувенирлардан тыш, 26-27 апрельдә Казанда узачак Бөтенроссия мәктәп лигасына юллама да алды.

 

Ссылка на первоисточник
наверх