На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Ләйлә Фазлыева уку йортларына кабул итү буенча кайнар линия элемтәсе булачагын әйтте

9 июльдә Татарстанда югары уку йортларына кабул итү кампаниясе мәсьәләләре буенча кайнар линия ачыла. Ул 16-19.00 сәгать аралыгында эшләячәк. Бу турыда Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белдерде.

«Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән төбәкнең уку йортларына кабул итү кампаниясенә багышланган кайнар линия үткәрәчәкбез һәм гражданнарны кабул итәчәкбез.

Туган сорауларны 8(843)294-95-29 телефоны буенча бирергә була. Моннан тыш, 9 июльдә югары уку йортларына кабул итү кампаниясе мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү оештырылачак. Аңа 8(843)264-76-73 телефон саннарына шалтыратып язылырга мөмкин», — дип ассызыклады Ләйлә Фазлыева.

Вице-премьер сүзләренчә, гражданнарны кабул итү ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында, Кремль урамы 9 адресы буенча узачак. Анда республика югары уку йортлары вәкилләре дә катнашуы көтелә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх