На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ЧТО ЭТО ЕЩЕ ЗА ВЫЛАЗКИ, ГДЕ ЭТО НИКОМУ НЕ НУЖНО? ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ В РОССИИ, РУССКОМ ЯЗЫКЕ... Да и просто, ...Рөстәм Миңнеханов...
  • Николай
    А почему нет перевода?Рөстәм Миңнеханов...
  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...

Миңнеханов «ТАССРның 100 еллыгы» метро станциясенең төзелеш мәйданчыгында булды

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТАССРның 100 еллыгы» станциясендә Казан метросының икенче линиясенең беренче участогы төзелеше барышы белән танышты. Республика җитәкчесе белән бергә объектта ТР башкаласы мэры Илсур Метшин, ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин һәм башкалар булды.

Икенче линиянең беренче участогы төзелеше барышы турында «Казметрострой» АҖ генераль директоры Марат Рәхимов сөйләде. Беренче участокның озынлыгы 5,37 километрны тәшкил итә.

Ул дүрт станцияне үз эченә ала: «ТАССРның 100 еллыгы» (Юлиус Фучик урамы), «Академия» (Фучик һәм Завойский урамнары киселеше), «Зилант» (Фучик һәм Ломжа урамнары киселеше), «Тулпар» (Җиңү проспекты һәм Сахаров урамы киселеше). Эшләрне 2027 елда тәмамларга телиләр.

Бүген «Академия» станциясеннән алып «ТАССРның 100 еллыгы» станциясенә кадәр уң як тоннельне казу эшен төгәлләделәр. «Ләйсән» тоннель казу комплексы эшенә 2024 елның мартында старт бирелгән иде.

Эшчеләр параллель рәвештә метро станцияләрен төзи. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, «ТАССРның 100 еллыгы» һәм «Имәнлек» күчеп утыру станцияләре булачак. Бүгенге көндә 400 метр озынлыктагы тоташтыргыч тармакны кулдан диярлек төзиләр. Әлегә 126 метры әзер. Эшләрнең бу өлешен 2026 елда төгәлләячәкләр. Процесста Донецкидан чакырылган шахтерлар да катнаша.

Рәхимов шулай ук метроның икенче линиясенең икенче участогын Универсиада Авылы һәм Республика клиник хастаханәсе юнәлешендә перспективалы үстерү схемасын күрсәтте. Хәзерге вакытта проект алды эшләре (трассировка, башлангыч мәгълүматлар туплау, тикшереп карау өчен бораулау) белән шөгыльләнәләр.

 

Ссылка на первоисточник
наверх