Арча мәктәп укучылары сарае коллективлары акча җыешып махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен бензин генераторы сатып алган.
«Мәктәпләр, балалар бакчалары коллективлары, ата-аналар һәртөрле ярдәм күрсәтә. Һәр ай саен гуманитар ярдәм җибәрер алдыннан мин аларга мөрәҗәгать итәм. Алар беркайчан да баш тартмый.
Кием-салым, азык-төлек, акча белән булышалар. Бу юлы Арча мәктәп укучылары сарае коллективына мөрәҗәгать иттем. Хезмәткәрләр акча җыешты. Ә Илһамия Гыйләҗиева «Сөембикә гөлләре» хореография коллективының әти-әниләренә язды. Җыелган акчаларга бензин генераторы сатып алдык», - дип сөйләде районның мәгариф идарәсе методисты Алия Фәйзрахманова.1 августтан Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзегән гражданнар 1,7 млн сумга кадәр акча алырга мөмкин. Түләүләр күләменең артуы РФ Президентының хәрбиләргә 400 мең сум федераль түләү (элек – 195 мең) турындагы яңа карары белән бәйле, бу күрсәтелгән чорда махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү өчен контракт төзүчеләргә кагыла.
Украинада махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән уздырыла. Россия хакимияте аның куелган максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәген берничә тапкыр белдерде. Алар арасында Россия иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.
Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була. Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.
(8843)221-44-52. Шулай ук 88002225900 номеры һәм 117 төбәкара кол-үзәк номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Свежие комментарии