На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Казанда тугызынчы сыйныф укучылары мәктәп ашханәләренә эшкә бара алачак

Казанда пешекче һөнәренә өйрәтү өчен тугызынчы сыйныф укучыларыннан төркем туплана. Алар мәктәп ашханәләренә эшкә керә алачак. Курсларны мәктәпне тәмамлаган һәм урта махсус уку йортына укырга кермәгән чыгарылыш укучылары уза ала. Бу хакта ТР башкаласы мэриясе сайтында хәбәр ителә.

2023 елда 19 кешегә разрядлы пешекче сертификаты тапшырылды, дүртесен мәктәп ашханәләренә эшкә алдылар.

«Казанда балалар саны арту квалификацияле белгечләр таләп итә. Департамент исә искелектә батып ятмый, даими рәвештә яңа идеяләр тудыра», - дип шәрехләде инициативаны мэр Илсур Метшин.

Сентябрьдән шулай ук гадәттәгечә профильле уку йортлары студентларын азык-төлек блокларына эшкә җәлеп итәчәкләр. Алар практика узып кына калмыйча, эшкә урнашачак. 2023 елда 238 студент шундый тәҗрибә алды, тагын 95 кеше Казан Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты мәйданчыгында «Профессионалитет» программасы буенча укыту узды.

Узган уку елында «Дустыңны чакыр» акциясе буенча 309 кеше эшкә урнашты. Рекрутерлар өчен бүләкләү суммасын 10 меңнән 20 мең сумга кадәр арттырырга карар кылынды. Сораулар буенча +7(927)043-72-44 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Ссылка на первоисточник
наверх