На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Фәрит Мөхәммәтшин: Кукмара халкына республика үсешенә керткән зур өлешләре өчен рәхмәтле

Кукмара районында масштаблы «Бердәм Россия көне» узды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин муниципалитетка эш сәфәренә белән килде. Ул партия проекты кысаларында оештырылган чараларда катнашты, халык һәм активистлар белән очрашулар үткәрде, мәктәп укучыларына паспортлар тапшырды һәм юбилярлар гаиләләрне котлады.

Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Фәрит Мөхәммәтшин сәфәр кысаларында сәнәгать мәйданчыклары эше белән танышты, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүче волонтерлар белән аралашты, шулай ук районның партия активы белән очрашты.

Төп очрашу район мәдәният йортының утырышлар залында узды, анда фойеда «Геройлар гаиләләре» фотокүргәзмәсе күрсәтелде. Ул Кукмара районы Башкарма комитеты тарафыннан Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгыннан социаль контрактлар алган үзмәшгуль гражданнар ярдәме белән оештырылды.

Биредә парламент җитәкчесе махсус хәрби операция башланганнан бирле актив эшләүче волонтерлык хәрәкәтләре вәкилләре белән очрашты. Районда зур инициатив төркемнәр эшли. Алар - «Кукмара хәрби туганлык» (аңа Әфганстан һәм Чечня сугышлары ветераннары керә) һәм «Кукмара. Үзебезнекеләрне ташламыйбыз». Шулай ук волонтерлык ярдәмен районның өлкән буын кешеләре дә күрсәтә.

Очрашуны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, «Бердәм Россия көне» республика районнарында мөһим мәсьәләләр – юл төзелешеннән алып халыкка социаль ярдәм күрсәтүгә кадәр фикер алышырга мөмкинлек бирә торган күркәм традициягә әверелде. Ул сайлау кампаниясе алдыннан мондый чараларның әһәмиятен ассызыклады, аның кысаларында сентябрьдә Татарстан Рәисен һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайларга кирәк була.

Көн дәвамында район территориясендә «Сәламәт киләчәк», «Яңа мәктәп», «Кече Ватан мәдәнияте», «Нык гаилә», «Эшмәкәрлек» партия проектлары чаралары узды. Җиңүнең 80 еллыгына интеллектуаль КВИЗ, мәдәният учреждениеләре өчен социаль челтәрләрдә эшләү буенча семинар, «мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирүне интеграцияләү: чакырулар, стратегияләр, перспективалар» түгәрәк өстәле, шулай ук мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре белән очрашу оештырылды.

Сәфәр Фәрит Мөхәммәтшинның районның актив халкына партия билетлары һәм Рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды.

Ссылка на первоисточник
наверх