На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир Евдокимов
    Хрен поймешь, что он говорит, хотя я татаринМөхәммәтшин: Тата...
  • Evgenija Palette
    Сдается мине, Беня.... что после ЭТОЙ ПОХАБНОЙ ИНВАЗИИ приблудных "Соотечественников", и ЭТИМ НЕ СДОБРОВАТЬ...Буа мөхтәсибәтенд...
  • Evgenija Palette
    ПОШЛИ НА "Х"... ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ... ИЛИ ВООБЩЕ ЗАТКНИТЕСЬ...Буа мөхтәсибәтенд...

Муса Җәлилнең кызы Люция Җәлилова: Әтием шигырьләрен 9 яшьтән сәхнәләрдә сөйләдем

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Муса Җәлил Россиянең тарихи-мәдәни киңлегендә» бөтенроссия фәнни конференциясенә багышланган матбугат очрашуы узды. Чарага каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең олы кызы, җәмәгать эшлеклесе Люция Җәлилова да килгән иде. Люция Җәлилова бүгенге көндә Санкт-Петербург шәһәрендә яши, журналистларга ул әтисе – шагыйрь Муса Җәлилнең иҗатын һәрвакыт халыкка җиткерергә тырышуын, аның шигырьләрен балачактан яттан белүен сөйләде.

«Әтиемнең шигырьләрен 9 яшьтән мәктәпләрдә, ял йортларында сәхнәдән сөйләдем. Хәзер инде үзем мәктәп укучыларын рәхәтләнеп карыйм, тыңлыйм. Санкт-Петербург мәктәпләрендә, төрле минитнгларда мин дә әтиемнең шигырьләрен сөйлим. Аның киң җәмәгатьчелектә популяр булмаган шигырьләрен дә яттан беләм. Шулай итеп әтиемнең иҗатын башкаларга җиткерергә тырышам, ничек килеп чыкканын әйтә алмыйм, ләкин халыкка ошый», – диде ул.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх