На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир Евдокимов
    Хрен поймешь, что он говорит, хотя я татаринМөхәммәтшин: Тата...
  • Evgenija Palette
    Сдается мине, Беня.... что после ЭТОЙ ПОХАБНОЙ ИНВАЗИИ приблудных "Соотечественников", и ЭТИМ НЕ СДОБРОВАТЬ...Буа мөхтәсибәтенд...
  • Evgenija Palette
    ПОШЛИ НА "Х"... ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ... ИЛИ ВООБЩЕ ЗАТКНИТЕСЬ...Буа мөхтәсибәтенд...

Люция Җәлилова: Икенче дәрәҗәле кешегә кебек карасалар да, 11 яшемнән атамны белеп үстем

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллыгы уңаеннан узган Бөтенроссия фәнни конференциядә шагыйрьнең олы кызы, кинорежиссер Люция Җәлилова да катнашты. Ул әтисенең тормыш юлы турында фильм өчен сценарийлар язуы, әмма аларның чыгарылмавы хакында сөйләде.

«Мин әтием турында – кешенең бөтен гомер юлы ничек итеп аны батырлыкка алып килүе хакында «Рожденный революцией» исемле сценарий яздым.

Бу сценарийны минем профессорым Сергей Герасимов та, Казан телестудиясе дә хуплады, хәтта өлкә комитеты тарафыннан да яклау тапты. Ләкин, иҗатыма аяк чалган ниндидер «кара көчләр» аркасында, бу картинам тормышка ашмый калды», – дип, гарьләнде ул.

Аның сүзләренчә, җәмгыятьтә аңа карата мөнәсәбәт бик үк гадел булмаган, кайвакыт үзенә «икенче дәрәҗәле кешегә караган кебек» карашларны да татырга туры килгән.

«Иҗади язмышым бик катлаулы булса да, мин шәхес буларак калыплаштым һәм күңелемдә атамның образын горурлык белән сакладым дип саныйм. Миңа карата читтән ниндидер икенче дәрәҗәле кешегә караган кебек мөнәсәбәт булса да, мин унбер яшемнән үк атамның кем икәнен белеп үстем. Аның исеме аталмыйча, тыелып торган вакытларда да, аның дуслары – шагыйрьләр, артистлар, композиторлар – мине һәрвакыт игътибар, мәхәббәт һәм җылылык белән чолгап алдылар. Алар арасында мин үземне ятим итеп хис итмәдем», – дип сөйләде Люция Җәлилова.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх