Казанда «кара» чүп түгүчеләр яки «соры» чүп ташучылар (Казан мэриясендә аларны шулай атадылар) өчен штрафларны арттырачаклар. Бу хакта шәһәр башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә билгеле булды.
«Өметләнмичә, намуслы булырга чакыруга вакыт әрәм итмичә, без закон чыгаручыларыбызга бардык. Дәүләт Советына рәхмәт, штрафларны арттыруны хуплады», - диде Казан мэры Илсур Метшин.
«Соры» чүп ташучылар контейнер мәйданчыкларына каты коммуналь калдык булмаган чүп-чар ташлый.
«Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясе» төбәк операторы генераль директоры Евгений Чекашов хәбәр иткәнчә, физик затлар өчен штраф 2 мең сумнан 3,5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин.
Казанны төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проекты хәзерге вакытта карала.
Свежие комментарии