На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Татарстан депутаты күп балалы гаиләләргә кирәкле инфраструктуралы җир бирергә тәкъдим итә

ТР Дәүләт Советына Татарстан Җир кодексына үзгәрешләр кертүче закон проекты кертелде. Закон проектында күп балалы гаиләләргә транспорт инфраструктурасы һәм электр челтәрләренә тоташу өчен техник мөмкинлекләр белән тәэмин ителгән җир кишәрлекләре бирергә тәкъдим ителә.

«Закон проекты өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гражданнарның торак шартларын яхшырту, җир кишәрлекләрен транспорт инфраструктурасы һәм инженерлык инфраструктурасына тоташтыру өчен шартлар белән тәэмин итү максатларыннан эшләнгән», – диелә закон проектына аңлатма язуында.

Документта билгеләп үтелгәнчә, җир кишәрлеге социаль ярдәм чарасы буларак бушлай бирелә. Шуңа күрә мондый ярдәм алган гаиләләр җирне инфраструктура белән тәэмин итүгә бәйле финанс чыгымнар тотарга тиеш түгел.

«Мондый территорияләрне төзекләндерү өчен нәкъ менә җәмәгать хакимияте органнары җаваплы. Гаиләгә мондый төр дәүләт ярдәме күрсәтелгәндә җир кишәрлекләре кирәкле коммуналь, транспорт һәм башка инфраструктура белән мөмкин кадәр тәэмин ителгән булсын өчен», – дип төгәллек кертелә аңлатма язуында.

Парламентка депутат Евгений Чекашов керткән закон проекты алдан карау этабында.

Ссылка на первоисточник
наверх