23 март көнне Самара шәһәрендә өлкә ифтары узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ифтарда катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде. Ул кунакларны изге Рамазан ае белән котлады, тынычлык һәм иминлек теләде.
Чарада шулай ук Самара өлкәсенең беренче вице-губернаторы Александр Фетисов, ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин катнашты. Ифтарга барысы 850 кеше җыелды.
Рамазан ае – рухи чистарыну, шәфкатьлелек һәм бердәмлек чоры. Самарада өлкә ифтарын уздыру традицияләрнең мөһимлеген ассызыклап кына калмый, төрле милләт һәм конфессия вәкилләре арасындагы элемтәләрне ныгытуга да ярдәм итә.
Свежие комментарии