На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Камал театрының яңа бинасы «Бәллүр Дедал» милли премиясенә лаек булды

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы архитектура өлкәсендә «Бәллүр Дедал» Россия милли премиясе лауреаты булды. Объект «Архитектура үрнәкләре» смотр-конкурсында иң яхшысы дип танылды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Жюри, Татарстан Хөкүмәтенең һәм республиканың Төзелеш министрлыгы, «Ваухаус» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесе белән бергә тәкъдим иткән театр проектын югары бәяләгән. Яңа бина бик кыска вакыт эчендә һәм, тулысынча диярлек, Россия подрядчылары катнашында һәм үзебезнең илдә җитештерелгән материалларны кулланып торгызылган.

Әлеге дәрәҗәле бүләкне Мәскәүдә тантаналы рәвештә тәмамланган XXXIII Халыкара «Зодчество. Россия. 2025» фестивалендә республиканың төзелеш ведомствосы министры Владимир Кудряшевка тапшырганнар.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх