На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Сәламәтлек саклау министрлыгы: Йокысызлык иртә үлем куркынычын 30 процентка арттыра

Тәүлегенә алты сәгатьтән кимрәк йоклаучы кешеләрдә иртә үлем куркынычы 30 процентка күбрәк. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашкога сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Сәламәт җәмгыять» форумында министр шулай ук йокысызлык йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын 50 процентка арттыруын билгеләп үтте.

Ә кешенең когнитив функцияләре һәм хезмәт җитештерүчәнлеге 40 процентка кими.

Моннан тыш, нормаль йокы булмау симерү куркынычын 50 процентка арттыра.

Ссылка на первоисточник
наверх