На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин: Уңай социаль үсеш динамикасы күзәтелә

Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин муниципалитеттагы социаль-икътисади вәзгыть белән таныштырды. Бу хакта ул Теләчедә узган Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак күчмә утырышында чыгыш ясады.

«Теләче муниципаль районында төрле дин тотучы 17 милләт вәкиле бердәм, тату гаилә булып гомер кичерә. Халык саны – 13500 кеше тәшкил итә. Районда уңай социаль үсеш динамикасы күзәтелә. Районда икътисад, аграр тармаклар ныклы адымнар белән алга баралар. Икмәк суктыруда районда 48 комбайн эшләячәк һәм 7 кыр корабы читтән алыначак. Районда 4659 шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә. Икътисадның бу секторында сыерларның саны 1780 баш тәшкил итә. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча ярдәмнәрнең гомуми суммасы 12 миллион сум», – дип сөйләде муниципалитет җитәкчесе.

Теләче игенчеләре 4630 тонна печән һәм 47200 тонна печән әзерләнгән. Бу бер шартлы терлеккә – 18,7 центнер азык берәмлеге, диләр. Шулай ук ул район икътисадына «Теләче» сәнәгать паркы резидентларының һәм аграр сектор хуҗалыкларының керткән өлеше турында ассызыклады.

«Узган ел нәтиҗәләре буенча тулай территориаль продукт 10,5 миллиард сумнан артык тәшкил иткән. Кулланучыларга үзебездә җитештерелгән 4,4 миллиард сумлык продукция озатылган. Районның гомуми икътисадында кече бизнес субъектлары өлеше 32 процент тәшкил итә. Узган ел 2,1 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Еллык үсеш 120 процентны тәшкил иткә», – ди Фәтхуллин.

Теләчедә җитештерелгән продукциянең 77 проценты эре хуҗалыкларга, ә 23 проценты – крестьян-фермер хуҗалыкларына туры килүен дә әйттеләр. Продукцияне сатудан кергән акчаның 55 проценты – терлекчелек һәм 45 проценты – үсемчелек тармагыннан булган.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх