На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

«Мәскәү – Татарстан күпере» яшьләр форумы 12 апрельдә була

Х «Мәскәү – Татарстан күпере» Мәскәү яшьләр форумы Россия башкаласында 12 апрельдә узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Бу төрле өлкәләрдәге уңышлы спикерлар, шәхси тәҗрибәсенә таянып, яшьләргә һөнәр сайлау һәм максатларны тормышка ашыру турында киңәшләр бирә торган уникаль мәйданчык.

«Безнең Татарстанда бик күп төрле чаралар уза, әмма бу форум үзенчәлекле атмосферасы белән аерылып тора. Мондый формада аралашуыбыз бик мөһим», - дип билгеләп үте ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Рәисе тугыз форумда катнашты. Аны 12 апрельдә юбилей очрашуында да көтәбез, дип билгеләделәр матбугат хезмәтендә.

«Бу бик яхшы чара. Биредә кызыклы һәм тәҗрибәле спикерлар яшьләр белән диалог алып бара. Хәзерге катлаулы вакытта бу ике як өчен дә бер-берсен ишетү һәм ил өчен мөһим мәсьәләләр турында фикер алышу өчен бик яхшы мөмкинлек», - диде Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин.

Форумда катнашу өчен онлайн форматта теркәлергә кирәк.

Ссылка на первоисточник
наверх