Державин исемендәге республика премиясенә тәкъдим ителгән эшләр арасында татар шагыйрьләре әсәрләренең рус теленә тәрҗемәләре дә бар. Галина Булатова Туфан Миңнуллин, Лена Шагыйрьҗан, Нур Әхмәдиев, Роберт Миңнуллин, Ләбиб Лерон, Илсөяр Иксанова һәм башкаларның шигырьләрен тәрҗемә иткән.
«Бүген Казанда Державин исемендәге республика премиясенә тәкъдим ителгән эшләр турында фикер алышыначак.
Очрашуда премиягә дәгъва итүчеләр катнашачак», – дип хәбәр итә Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.Державин премиясенә дәгъва итүчеләр: Екатерина Аничкина («Кролик на луне»), Галина Булатова (татар шагыйрьләренең тәрҗемәләре, «Сильнее меня», «На своем языке» тәрҗемә китаплары), Евгений Сухов («Скитания Чудотворной» трилогиясе), Дмитрий Сивков («Дубровский. Дело князя Верейского» романы), Светлана Минһаҗева («В хрупком сумраке утра...»), Людмила Уфимцева («Писатель Геннадий Паушкин»), Эдуард Учаров («Каменев идет умирать…»), Вера Хәмидуллина («Риски памяти»), Рауза Хуҗахмәтова («Цвета радуги»).
- Премия лауреатлары Державин премиясе комитеты утырышында ябык тавыш бирү юлы белән сайлана. Комитет рәисе – Татарстан Республикасы Премьер-министры Ләйлә Фазлыева.
- Державин исемендәге премия Лаеш шәһәрендә Гавриил Державинның туган көн чаралары кысаларында тапшырыла.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии