На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...
  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...

27 сентябрьдә «Авыл укытучысы – 2024» бәйгесенең финалы уза

27 сентябрьдә Биектауда «Авыл укытучысы – 2024» республика бәйгесенә йомгак ясалачак. Аны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм «Мәгариф» журналы редакциясе белән берлектә уздыра. Бәйге быел унберенче мәртәбә үткәрелә.

Конкурсның максаты – Татарстан районнарында югары һөнәри осталыкка ия булган укытучыларны ачыклау, авыл мөгаллимнәренең абруен күтәрү, һөнәри тәҗрибә уртаклашу.

Конкурста республикабызның төрле районнарыннан 100гә якын конкурсант катнашкан. Беренче этапта педагоглар һәм тәрбиячеләр иҗади эш юлласа, икенче этапка сайлап алынган 30 мөгаллим һәм тәрбияче дәрес яки дәрестән тыш чара белән көч сынашты. Йомгаклау турына барлыгы 8 – география, математика, татар, рус, инглиз теллләре, сәнгать һәм музыка фәннәреннән белем бирүче укытучылар һәм 4 тәрбияче чыкты.

«Авыл укытучысы – 2024» бәйгесенә килгән материалларны, укытучыларның ачык дәрес һәм тәрбиячеләрнең балалар белән үткәргән эшләрен ТР Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент, Татарстанның халык укытучысы, Россия Федерациясе Югары мәктәбенең мактаулы хезмәткәре, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты Рәсимә Шәмсетдинова җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәяләчәк.

Быелгы конкурсның йомгаклау өлеше Биектау районы Ямаширмә урта мәктәбендә һәм «Йолдыз» балалар бакчасында узачак.

Бәйгенең соңгы этабында көч сынашучылар исемлеге:

1. Мостафина Венера Әмировна – Балтач гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

2. Минһаҗева Нурзиля Җәүдәтовна – Арча районы Сеҗе мәктәбенең сәнгать укытучысы.

3. Низамова Гөлия Нурисламовна – Буа районы Кыят урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

4. Рәхмәтуллина Эльмира Рәшитовна – Кайбыч районы Бәрлебаш төп мәктәбенең география укытучысы,

5. Сәмигуллина Эльвина Маратовна – Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбенең музыка укытучысы.

6. Темел Румия Данисовна – Актаныш районы Сәләтәле балалар өчен интернат-гимназиянең инглиз теле укытучысы.

7. Шакирова Лилия Фәритовна – Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбенең математика укытучысы.

8. Цыкина Екатерина Владимировна – Питрәч районы Кощак урта мәктәбенең тарих укытучысы.

9. Гыйләҗева Энҗе Рәшитовна – Биектау районы Ямаширмә авылы балалар бакчасы тәрбиячесе.

10. Коновалова Наталья Михайловна – Әлки районы Базарлы Матак авылы балалар бакчасының укытучы-логопеды.

11. Нургалиева Миләүшә Альбертовна – Әгерҗедәге 7 нче балалар бакчасы тәрбиячесе.

12. Шәйхетдинова Алсу Рифкатовна – Апас районы Борнаш авылы бакчасы тәрбиячесе.

I урын иясенә – 50 мең, II урынга – 30 мең, III урынга 20 мең сум күләмендә акчалата премия, шулай ук җиде номинациядә 10ар мең сумлык кызыксындыру премиясе каралган. Рус һәм татар төркемендә эшләүче тәрбиячеләр өчен «Иң яхшы тәрбияче – 2024» махсус номинациясе бар. Җиңүчеләрне 20 шәр сум күләмендә бүләкләр көтә.

Ссылка на первоисточник
наверх