Россиядә мобилизация үткәрү планлаштырылмый, бу мәсьәлә буенча фикер алышулар алып барылмый. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итте.
«Мобилизация турында бернинди дә сүз алып барылмый», — дип белдерде ул, РИА Новости агентлыгында практика уза торган 16 яшьлек Фаина Савенкова (Луганск Халык Республикасыннан) соравына җавап биреп.
Бу хәбәр агентлык сайтында чыкты.Дмитрий Песков мондый сорауга берничә тапкыр җавап биргән иде инде. Ул шулай ук Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләрнең артуын билгеләп үтте.
Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була. Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була.
Свежие комментарии