Бөтендөнья татар конгрессы Татарстаннан читтә нәшер ителә торган газета-журналлар, радио һәм телевидение өчен «Хәбәр» бөтенроссия конкурсын оештыра. Конкурс өченче ел рәттән уза. Быел конкурска Россиянең 13 төбәгеннән 31 эш кабул ителгән. Жюри 9 җиңүчене сайлап алган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
«Татар дөньясы» номинациясендә җиңүчеләр:
- «Яңарыш» газетасы редакциясе, Төмән өлкәсе;
- Сергач радиоканалы 91,4, Түбән Новгород өлкәсе;
- Мөхәммәт Галләмов һәм Гөлшат Сафина, Башкортстан Республикасы.
«Бөек Җиңүгә 80 ел» номинациясендә җиңүчеләр:
- «Өмет» газетасы редакциясе, Ульяновск өлкәсе;
- «Яңарыш» газетасы редакциясе, Удмуртия Республикасы;
- «Кызыл таң» газетасы редакциясе, Башкортстан Республикасы.
«Иң яхшы интернет-ресурс» номинациясендә җиңүчеләр:
- Линар Закиров, Мәскәү шәһәре;
- Таңсылу Габидуллина, Төмән өлкәсе.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии