Төркия башкаласы Анкарада яңа төзелгән Казан татарлары мәдәни һәм ярдәмләшү җәмгыяте кырым һәм нугай татарлары белән берлектә шагыйрьне Габдулла Тукай исемен йөрткән урамда, бюсты янында искә алдылар. Чараны оештыруга Тукай урамы урнашкан Чаңкая районы мэриясе дә ярдәмгә килгән һәм бөек шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр куйган.
«Шушы ук көнне Искешәһәрдәге татарлар җәмгыяте Казан татарлары музей өендә искә алу чарасы үткәрелде. Биредә дә шагыйрьнең тормыш юлы аңлатылды. Искешәһәр татарлары шәһәрдә белем алучы студентлар белән бергә Тукай шигырьләрен укыды, «Туган авыл», «Әллүки», «Туган тел»не көйләп әйттеләр. Сөйләшү барышында Тукайга багышлап язылган, басылган төрекчә китапларга да игътибар юнәлтелде», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Төркиядә яшәп, иҗат итүче язучы, журналист Айзирәк Гәрәева-Акчура.
Аның әйтүенчә, кичә татар шагыйрен искә алу Истанбулда Тукай паркында һәйкәленә чәчәкләр салу һәм Топкапы паркында кирмән өйдә балалар катнашындагы шигырь бәйрәме белән дәвам иткән. «Идел-Урал төркиләре мәдәни һәм ярдәмләшү җәмгыяте һәм бер төркем актив яшьләр тарафыннан оештырылган чарада балалар рәхәтләнеп уеннарда катнашты, чыгыш ясадылар», – диде ул.
«Иске төрекчә газета язмаларыннан да укыганым бар, Төркия татарлары электән үк Тукайны искә алу чараларын оештырып килгән. Хәзер дә шагыйрь туган көндә аңа багышланган очрашулар төрле шәһәрләрдә уза. Тәрҗемәи хәле белән танышалар, бергәләп шигырьләрен укыйлар, әлбәттә, «Туган тел»не әйтәләр. Менә шулай, балалар, өлкәннәр, яшьләр бергә җыелып, шагыйрьне яратып, сокланып искә алуыбыз рухына бер дога булып барып ирешсен, үзебезнең күңелләрдә исә, бөек шагыйребез белән горурлану хисләрен арттырсын», - диде Айзирәк Гәрәева-Акчура.
Свежие комментарии