На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Лавров: Путин Казандагы саммитта Украина низагын көйләүдә партнерларның адымнарын бәяләде

Россия Украина низагын җайга салу өчен Кытай, Бразилия һәм аның башка стратегик партнерлары тарафыннан күрелә торган адымнарны югары бәяли. РФ Президенты Владимир Путин Казанда узган БРИКС саммитында шулай дип белдерде, диде РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров.

«Владимир Владимирович безнең әлеге низагны җайга салу буенча тыныч юллар эзләүдә Кытай, Бразилия һәм Глобаль Көньяктагы башка стратегик партнерларыбызның омтылышын югары бәяләвебезне раслады.

Әлбәттә, Зеленскийның сөйләшүләрдән баш тартуына бәйле яхшы таныш булган фактлар да китерелде», - диде ул журналист Павел Зарубинга.

Министр Россиянең диалогка әзер булуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта, Украина сөйләшүләр «инде була дигәндә генә» берничә тапкыр үз сүзеннән кире кайтты.

Белоруссия Президенты Александр Лукашенко элегрәк белдергәнчә, низагның тәмамлануы Көнбатышка түгел, ә союздашлары басым ясый алмаган Украина Президенты Владимир Зеленскийга бәйле була башлады.

Ссылка на первоисточник
наверх