На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Миңнеханов хәрби операциядә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алуны сорады

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген 2025 елга Татарстан Дәүләт Советына еллык юллама белән чыгыш ясый. Ул меңләгән татарстанлының махсус хәрби операция барышында Ватаныбыз иминлеге һәм суверенитеты өчен фидакарь хезмәт итүен билгеләп узды.

Ул хәрби операциянең беренче көненнән үк ватандашлырыбыз, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын дәвам итеп, җирне нацизмнан коткарып, көтелгән Җиңүне якынайтуын искәртте.

«Кызганыч, югалтуларсыз булмый. Ватаны өчен, киләчәк буынның тыныч тормышы өчен гомерен биргән хәрбиләребезне мәңгегә истә тотачакбыз», – диде Рөстәм Миңнеханов һәм корбаннарны бер минут тынлык белән искә алуны сорады.

«Хәрби бурычын намус белән үтәп, хәрби бурычларны ышанычлы хәл итеп, батырларыбыз каһарманлык, ныклык күрсәтә. Ватан Сакчылары бүген безнең белән шушы залда, аларның басып күренүен сорыйм», – диде Рөстәм Миңнеханов. Залда алкышлар яңгырады.

«Барлык геройларыбызга рәхмәт сүзләре һәм баш иябез. Без сезнең белән горурланабыз!» – дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе.

Ссылка на первоисточник
наверх