На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Чувашия төбәк медиаүзәге булдыру өчен «Татмедиа» тәҗрибәсен кулланырга әзер

Чувашия Республикасының «Хыпар» нәшриятың яңа директоры - баш мөхәррире Виктория Вышинская Татарстанның «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков белән очрашты. Очрашуның максаты – тәҗрибә алмашу.

«Чувашия башлыгы [Олег Николаев] карары буенча, безнең алда республика медиаүзәге булдыру бурычы тора.

«Татмедиа» генераль директоры Шамил Садыйков белән очрашу минем өчен бик эчтәлекле булды, кыска гына вакыт эчендә «Татмедиа»да эш оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты, нинди каршылыклар очрарга мөмкин булуын, эштә нәрсәгә басым ясарга кирәклеген җентекләп аңлатты», – дип сөйләде Виктория Вышинская.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте һәм Чувашиянең Цифрлы үсеш, мәгълүмати сәясәт һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы 2021 елда хезмәттәшлек турында меморандум имзалаган иде, аның кысаларында даими тәҗрибә алмашу бара.

 

Ссылка на первоисточник
наверх