На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Лениногорскида булачак әниләр фестивалендә бала арбасы уйнаттылар

Лениногорск ЗАГС бүлеге бинасында икенче тапкыр йөкле хатыннар – булачак әниләр фестивале үтте. Әлеге фестивальне беренчесе узган елның ноябрендә Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Равил Шагиев инициативасы белән үткән иде. Ә оештыручылары – Балалар музыка мәктәбе һәм ЗАГС бүлеге коллективы.

Бу хакта «Заман сулышы» яза.

Чарада әни булырга җыенучы 18 кеше катнашты. Аларны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вәгыйзова сәламләде. Бала шатлыгы тоярга насыйп булсын дип теләде. Шулай ук ЗАГС бүлеге җитәкчесе Кадрия Хәлимова, пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды бүлекчәсе клиентлар хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова изге теләкләрен җиткерде.

«Йөклелек – хатын-кыз тормышында үзенчәлекле чор, һәм шул чорда ныграк кайгыртучанлык, уңай хис-кичерешләр тоюы бик мөһим. Фестиваль матур традициягә әверелер һәм күп кенә гаиләләрне сөендерер дип өметләнәбез», - дип билгеләп үтте Лениногорск хастаханәсенең баш табибы Равил Шагиев.

Фестивальгә килүче йөкле хатыннар арасында күп балалы әниләр бар иде, алар арасында унынчы сабыеның дөньяга килүен көткән Анна Борзова, бишенче сабыен көткән Юлия Кутырева бар иде. Махсус хәрби операция катнашуларның хатыннары – Ләйсән дүртенче сабыен, ә Татьяна икенче сабыен көтә, Россия Герое Дамир Исламовның сеңлесе Регина икенче сабыен көтә.

Бер гаилә дә игътибарсыз калмады, һәр гаилә турында җылы сүзләр әйтелде, һәркемгә чәчәк бәйләмнәре, бүләк сертификатлары, тематик брелоклар һәм ЗАГС бүлегеннән котлау открыткалары тапшырылды.

Чараның иң дулкынландыргыч мизгелләре – бала коляскасы уйнату иде. Әлеге бәхет Надежда Синюковага елмайды. Ул өч ел элек Оренбург өлкәсеннән Лениногорскига күчеп килгән.

«Мин икенче баламны көтәм. Фестивальгә чакыру алу күңелле булды. Булачак әниләр өчен мондый масштаблы чараны беренче тапкыр күрәм. Бу йөкле хатыннар өчен эмоциональ кәеф бүләк итә», - ди Надежда.

Балалар өчен фестивальдә уен программасы, ә әниләр өчен мастер-класс оештырылды. Фойеда яңа туган балалар товарлары ярминкәсе эшләде.

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх