Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең ректоры, профессор Вадим Дулат-Алиев дөньякүләм танылган композитор София Гобәйдуллинаның музыкасын мәңгелек дип атады. Бу хакта ул Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Бахларның музыкаль династиясенә багышланган «Бах һәм аның уллары» концертында әйтте.
«София Гобәйдуллина – республикабызның музыка дөньясында иң зур шәхесе һәм Казан консерваториясен тәмамлаган иң атаклы кешесе. Аның музыкасы – мәңгелек, чиксез галәм турында. Уникаль һәм көчле кеше, ул тормыштагы барлык кыенлыкларны үзе аша кичерде. Бөтен дөньяга танылуына карамастан, София ханым гомере буена туган шәһәре, республикасына мәхәббәтен саклап калды. Берничә тапкыр Казан консерваториясенә килде, үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты, яшь музыкантларны рухландырды. София Гобәйдуллинаның арабыздан китүе – бөтен музыка дөньясы өчен зур югалту», – диде Вадим Дулат-Алеев концерт алдыннан.
Вадим Дулат-Алеев җитәкчелегендәге концерт камера оркестры тыңлаучыларга классик шедеврлар һәм күренекле композиторлар, атаклы Бахлар музыкаль гаиләсе әсәрләренең заманча интерпретацияләрен берләштергән уникаль программа тәкъдим итте.
София Гобәйдуллина истәлегенә концерт башында Вильгельм Фридеман Бахның ре минор симфониясе яңгырады. Концертта шулай ук барокко һәм башлангыч классицизм элементларын берләштергән Иоганн Кристиан Бахның соль минор симфониясе, Иоганн Кристоф Фридрих Бахның «Оркестр белән альт һәм клавир өчен Концерт», Карл Филипп Эмануэль Бахның оркестр белән виолончель өчен ля мажор концерты яңгырады.
Программаны яңа составтагы солистлар Иоганн Себастьян Бахның атаклы «Өч клавир өчен концерт»ын башкарды. Концертның соңгы номерыннан соң тамашачылар аягүрә басып барлык музыкантларга да чыгышлары өчен рәхмәт белдерде. «Тыңлаучылар солистларның чыгышын җылы кабул иттеләр, аларны алкышлар белән бүләкләделәр», –дип хәбәр итте Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең матбугат хезмәте.
Концертта Илдар Гайнетдинов (альт), Анна Сысоева (фортепиано), Александр Антипкин (виолончель), Ирина Морозова (фортепиано), Дарья Сосновская (фортепиано), Чжу Госэнь (фортепиано, Кытай Халык Республикасы), Ләйсән Баһабиева (флейта) һәм Софья Шевченко (флейта) тамашачыларны илһамландырып, югары башкару осталыгын күрсәттеләр. Концерт Бөек Бахлар династиясенә хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә Казан музыкаль тормышында гореф-гадәтләрне һәм заманчалыкны берләштергән мөһим вакыйга да булды.
Свежие комментарии