На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Васил Шәйхразыев Россия Герое Михаил Гудков портретына чәчәкләр салды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Приморье крае губернаторы Олег Кожемяко белән бергә Владивостокта Россия Герое Михаил Гудков портретына чәчәкләр салды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

3 июль көнне Россия һәм Приморье Герое, диңгез пехотасының 155 нче бригадасы экс-командиры Михаил Гудковның һәлак булуы турында кайгылы хәбәр килде.

Россия Герое Михаил Гудков Курск өлкәсенең чик буе районнарының берсендә хәрби эш вакытында һәлак булган. Ул көчле рухлы шәхес иде, үзен флоттан башка беркайда да күз алдына китерә алмады, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх